ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татар көрәшчеләре Япониядә көрәш сәнгатен таныта

30 октябрь 2018, 20:32

Татар көрәшчеләренә көрәшнең сәнгать икәнен танытуда хореограф Нурбәк Батулла ярдәм итә.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Татар көрәшчеләре Япониядә көрәш сәнгатен күрсәтәчәк. Бу хакта "Идел" журналына спортчы Булат Мусин хәбәр иткән.

  • Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2018 ел сугыш төрләре сәнгате өлкәсендә Россиядә - Япония елы, ә Япониядә Россия елы буларак билгеләп үтелә.

Ике илнең көрәш, сугыш төрләре спортчылары, үзара хезмәттәшлек итү максатыннан, Россиядә һәм Япониядә төрле очрашулар, мастер-класслар үткәрә. 

Көрәшчеләр Илсур Гимадетдинов, Азат Нурмөхәммәтов, Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхвәтуллин, Булат Мусин, Айнур Сыртаев, Муса Галләмов һәм тренер Вакыйф Дәүләтшин, шулай ук Россиянең көрәш федерациясе һәм Татарстанның спорт министрлыгыннан 14 кешелек делегация Япониягә килде.

Көрәшчеләр Токиодан соң Окинава, Наха шәһәрләренә юл тотачак.

Татар көрәшчеләренә үз осталыкларын күрсәтүдә, көрәшне нәкъ менә сәнгать икәнен ачуда хореограф Нурбәк Батулла ярдәм итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10