ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсе татарларының мәдәни-тарихи тормышы белән таныша

30 октябрь 2018, 19:33 , Фото: tatar-congress.org

Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсе татарларының мәдәни-тарихи тормышы белән таныша Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Новосибирск өлкәсе гебернаторы Андрей Травников белән дә очрашачак.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Новосибирск өлкәсенә килде. Ул өлкәнең милли-мәдәни тормышы белән танышачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Новосибирск өлкәсе гебернаторы Андрей Травников белән очрашачак.

Шулай ук ул Колыванск районында урнашкан чад татарларының Йорт-Ора авылындагы мәдәни-тарихи милли музей комплексы белән дә танышачак.

Шулай ук Милли шура рәисенең эш сәфәре программасында Новосибирск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясендә җирле татар оешмалары активлары белән очрашуы каралган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10