ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Дубайда, Коръәнне бастыру өчен, "Казан басмасы" үрнәген файдаланалар

30 октябрь 2018, 20:11 , Фото: dumrt.ru

Дубайда, Коръәнне бастыру өчен, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Глобаль икътисади саммитта катнаша.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Дубай галимнәре белән Казанда Кәлам шәрифне басмага әзерләү буенча шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация составында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә икътисади саммитта катнаша. 

Татарстан мөфтие комиссия утырышына Коръәннең “Казан басмасы”н нәшер итү буенча эксперт рәвешендә чакырылган. Ул Диния нәзарәтенең 2013 елдан алып барылган Коръәнне өйрәнү эшчәнлеге турында сөйләгән.

  • “Казан басмасы” мөфти башлангычы белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә әзерләнеп, 2016 елда, озак вакытлы тәнәфестән соң, беренче тапкыр дөнья күрде. Комиссия әгъзалары Коръән бастыруның татар традицияләрен файдалана.

Моннан тыш, Дубай белгечләре күренекле татар дин галиме Муса Бигиевнең Коръән кыйраәтләре буенча хезмәтләренә актив мөрәҗәгать итә. Барлык басмаларны гарәп шәехләре Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең darul-kutub.com электрон китапханәсе сайтыннан алганнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10