ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Дубайның Икътисад үзәге Татарстанга Россиядә хәләл тормыш рәвешен җәелдерергә ярдәм итәчәк

30 октябрь 2018, 18:43 , Фото: архив/Рамиль Гали

Дубайның Икътисад үзәге Татарстанга Россиядә хәләл тормыш рәвешен җәелдерергә ярдәм итәчәк 20 миллионнан артык Россия мөселманы мәгариф, сәламәтлек саклау һәм туризм өлкәсендә хәләл хезмәтләргә ихтыяҗ кичерә.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Дубайның Икътисад үзәге ярдәмендә Россия төбәкләрендә хәләл тормыш рәвешен җәелдерүдә мәйдан булачак. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ThomsonReuters агентлыгына интервьюда әйтте.

“Дубайның Икътисад үзәге ярдәмендә бүген безнең республикада яңа юнәлеш - хәләл тормыш рәвеше алга җибәрелә. Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши.

Әлеге кешеләр мәгариф, сәламәтлек саклау һәм туризм өлкәсендә хәләл хезмәтләргә ихтыяҗ кичерә. Бүгенге көндә әлеге базарга ихтыяҗ бар, ул бик кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Дубайдагы партнерларыбыз консультант булачак һәм безгә бу мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итәчәк. Мин Татарстан турында гына сөйләмим, сүз тулаем Россия турында да”, – диде Татарстан Президенты.

Интервью Дубайда GIES-2018 Глобаль ислам икътисады саммиты киңлекләрендә барды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10