ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять, Төп яңалыклар

30 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

30 октябрь 2018, 21:00

30 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Татарстан Президенты Глобаль ислам икътисады саммитында катнаша, Казанда Тинчурин фестивале бара, 40 ел элек язылган оратория беренче тапкыр яңгырады.

Президент Ислам үсеш банкы башлыгы белән Россиядә ислам банкингын үстерү турында сөйләште/ Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Россиядә ислам финанс базары үсеше өчен законнарны үзгәртү кирәк.

Миңнеханов Ислам үсеш банкы башлыгы белән Россиядә ислам банкингын үстерү турында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның ислам илләре белән икътисад өлкәсендәге элемтәләре турында сөйләде/ Республикада ислам финанс секторы һәм хәләл индустриясе үсеше буенча актив эш бара.

Президент Татарстанның ислам илләре белән икътисад өлкәсендәге элемтәләре турында сөйләде

Театр белгечләре Тинчурин фестивале милли драматургия үсешенә өлеш кертәчәк дип саный/ Тинчурин исемендәге IX милли драматургия халыкара театр фестивале Казанда 30 октябрь – 6 ноябрь көннәрендә үтә.

Театр белгечләре Тинчурин фестивале милли драматургия үсешенә өлеш кертәчәк, дип саный

“Татар-информ”ның татар редакциясе YouTube каналына язылучылар саны 10 меңгә җитте/ Каналны ике ел эчендә 3 млн 200 меңнән артык тапкыр караганнар.

“Татар-информ”ның татар редакциясе YouTube каналына язылучылар саны 10 меңгә җитте

Казанда Мирсәет Яруллин хөрмәтенә аның 40 ел элек язган ораториясе башкарыла/ Ораторияне Казан консерваториясе студентлары композиторның 80 еллыгына әзерләгән.

Казанда Мирсәет Яруллин хөрмәтенә аның 40 ел элек язган ораториясе башкарыла
Казанда Айдар Хафизовның юбилей кичәсе була/ Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның 75 яшьлек юбилеен Камал театрында уздыралар.
Казанда Айдар Хафизовның юбилей кичәсе була

Татарстан халкын рәттән дүрт көн ял көтә/ Биш көнлек эш атнасы булганда - 3, 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре була.

Татарстан халкын рәттән дүрт көн ял көтә 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10