ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Театр экспертлары милли театрларга халыкара фестивальләрдә ешрак катнашу кирәклеген әйтә

30 октябрь 2018, 18:21 , Фото: Михаил Захаров

Театр экспертлары милли театрларга халыкара фестивальләрдә ешрак катнашу кирәклеген әйтә Тинчурин исемендәге IX милли драматургия халыкара театр фестивале Казанда 30 октябрь – 6 ноябрь көннәрендә үтә.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Милли театрларга халыкара фестивальләрдә ешрак катнашырга кирәк, дип саный Тинчурин исемендәге милли драматургия халыкара театр фестиваленә килгән театр белгече Ольга Кушляева. Бу хакта ул бүген Тинчурин фестивале ачылу уңаеннан “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

“Халыкара фестивальләргә еш кына дөнья классикасын һәм рус драматургиясен алып киләләр, шунлыктан без милли теамтикаларны белеп тә бетермибез.

Мин, милли драматургия фестивалендә театр эксперты сыйфатында катнашып, милли театрлар турында күбрәк белермен. Мин аларның кайберләрен бөтенләй күргәнем юк”, - ди Ольга Кушляева.

  • Тинчурин исемендәге IX милли драматургия халыкара театр фестивале Казанда 30 октябрь – 6 ноябрь көннәрендә үтә.
  • Фестиваль программасында Мари милли драма театры, Даргин дәүләт музыкаль театры, Абхаз дәүләт музыкаль театры һәм Хакас милли драма театры спектакльләре бар. Татарстан театрлары арасыннан фестивальгә Чаллы татар дәүләт драма театры һәм Казан яшь тамашачы театры катнаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10