ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Казанда Ислам финанс үзәгенең норматив нигезләрне булдырачагын әйтте

30 октябрь 2018, 17:13 , Фото: архив tatar-inform

Рөстәм Миңнеханов Казанда Ислам финанс үзәгенең норматив нигезләрне булдырачагын әйтте Россиядә ислам банкингы һәм финанслары үсешенә бердәм адымнар салына, диде Президент.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Казанда барлыкка киләчәк Халыкара ислам финанс үзәге норматив нигезләрне булдырачак һәм белгечләр әзерләячәк, шулай ук ислам банкингында яңа финанс инструментларны эшләтеп җибәрәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ThomsonReuters агентлыгына интервьюда әйтте.

“Без Казанда Халыкара ислам финанс үзәге булдырырга ниятлибез. Саклык Банкы, Татарстан Республика һәм Ислам үсеш банкы аның учредительләре булачак.

Әлеге үзәк норматив база әзерләүне оештырачак, белгечләр әзерләүне алып барачак, ислам банкингы нигезендә яңа финанс инструментларын эшләтеп җибәрүне җайга салачак. Безнең ил өчен әлеге эш бик кирәк дип исәплим”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Интервью Дубайда GIES-2018 Глобаль ислам икътисады саммиты киңлекләрендә барды.

Татарстан Президенты журналистлар белән әңгәмәдә Россиядә әлегә ислам банкингы үсешенә бердәм алга китеш күзәтелми, диде.

“Безнең илдә әлегә ислам банкингы юнәлешләре буенча аңлашу юк, әмма Россия Үзәк Банкында эшче төркеме бар. Ул кайбер алымнарны булдыра”, - дип аңлатты республика башлыгы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10