ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чирмешәндә татарча диктант язган 34 кеше “биш"ле алган

30 октябрь 2018, 22:00 , Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешәндә татарча диктант язган 34 кеше “биш Чирмешән лицеенда узган “Татарча диктант” акциясендә 85 кеше катнашкан.

(Чирмешән, 30 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә татарча диктант язган 34 кеше диктантны “бишлегә” язган, 26сы “дүртле” алды, ике кеше имтиханны тапшыра алмады, калганнар - “өчле” алучылар. Бу турыда район басмасы яза.

Чирмешән лицеенда узган “Татарча диктант” акциясендә 85 кеше катнашкан.

Әлеге чара инде өченче ел рәттән уза. Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.

Быел диктант өчен Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәреннән өзек сайланган булган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10