ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Нурсолтан Назарбаев төрки дөньяда иң мәртәбәле шәхес дип танылган

30 октябрь 2018, 16:48 , Фото: архив/Рамиль Гали

Нурсолтан Назарбаев төрки дөньяда иң мәртәбәле шәхес дип танылган Рейтинг "Төркибарометр” социологик тикшеренү нәтиҗәләренә нигезләнгән.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). "Төркибарометр” социологик тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев төрки дөньяда иң мәртәбәле шәхес дип танылган. Бу хакта “Казинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

  • "Төркибарометр” - 2017 елда булдырылган Төрки академиясе халыкара проекты. Ул Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Төркия һәм Азәрбайҗанда үткәрелә.

Тикшеренүләрдә алты ил: Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Төркия һәм Азәрбайҗан халкы катнашкан. Респондентлардан төрки дөньяда иң мәртәбәле шәхес исемен атауны сораганнар.

“Нигездә, һәр респондент үз иле Президентын атады. Шулай да алты ил кешеләренең гомуми җавабында ике исем - Мостафа Кемаль Ататөрек һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев бар иде”, - дигән тикшеренү эксперты.

Узган елгы “Төркибарометр”социологик тикшеренү нәтиҗәсендә Нурсолтан Назарбаев Төркиянең иң танылган лидеры булып билгеләнгән.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10