ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

“Кулланучы хокукларын яклау” олимпиадасының йомгаклау этабында 50 бала көч сынашты

30 октябрь 2018, 14:50

Олимпиада Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан кулланучылар хокукын яклау турындагы законнарны популярлаштыру максатыннан оештырыла.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Казанның 82нче мәктәбендә “Кулланучы хокукларын яклау” республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабында Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 50 укучы көч сынашты.

  • “Кулланучы хокукларын яклау” олимпиадасын ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча роспотребнадзор идарәсе, кулланучылар хокукларын яклау буенча җәмәгать берләшмәләре вәкилләре оештыра. Чара Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана.
  • Олимпиаданың төп максаты – кулланучылар хокукын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, кулланучылар хокукы белән бәйле мәсьәләләрнең хокукый чишелешен эзләргә өйрәтү, мәктәп яшеннән үк кулланучылар культурасын тәрбияләү. 2018 елда олимпиадада республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан 6285 укучы катнашкан.

“Балалар киләчәктә бу өлкәдә үзләренең якыннарына киңәшләр дә бирә алачак, чөнки олимпиада бу өлкәдә белемне арттыра. Белемле кулланучы цивилизацияле базарны үстерүгә турыдан-туры зур өлеш кертә”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны координацияләү үсеше бүлеге башлыгы һәм әлеге олимпиаданың оештыру комитеты җитәкчесе Розалия Арсланова.

Оештыручылар фикеренчә, республикакүләм олимпиадада җиңү яулаган балалар төрле бөтенроссия олимпиадаларында да призлы урыннар яулыйлар. "Башта олимпиада биремнәрен мәктәп баласының белемнәренә нигезләнеп төзи торган идек, хәзер исә жюрида утырган югары уку йортлары укытучылары балаларның белемнәрен студентларныкына тиңли”, - диде Розалия Арсланова.

Менделеевск шәһәрендә 1 ноябрьдә олимпиаданың йомгаклау этабында 33 бала көч сынашачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10