ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Румыниядә татар риваятьләре турында сөйләгәннәр

30 октябрь 2018, 13:50 , Фото: Чулпан Зариф-Четин фейсбугыннан

Румыниядә татар риваятьләре турында сөйләгәннәр Төркиядә яшәүче галимә Чулпан Зариф-Четин татар риваятьләрендә ана белән бала мөнәсәбәтен аңлаткан.

(Истанбул, 30 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Румыниядә үткән IV халыкара гуманитар фәннәр конгрессында татар легендалары турында сөйләнгән. Төркиянең Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зариф-Четин “Татар риваятьләрендә ана белән бала мөнәсәбәте” дип исемләнгән доклад укыган. Бу турыда галимә үзе хәбәр итә.

Чулпан Зариф-Четин бәетләр, җырлар, мөнәҗәтләр, дастаннар аркылы татар халык иҗатында ана белән бала мөнәсәбәтләренең ничек яктыртылуы турында сөйләгән. “Сак-сок” бәетен анализлап күрсәткән. Мәҗүсилектә һәм Ислам динендә ана хакының әһәмиятен аңлаткан.

Чулпан Четин әйтүенчә, IV халыкара гуманитар фәннәр конгрессы Румыниянең Тырговице каласында үткән. Ул Төркиянең Коҗаэли университеты, “Turkish Studies” журналы җитәкчелеге, Халыкара Балкан университеты тарафыннан Румыниянең Валахия университетында оештырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10