ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллы үзәгендә маршрут автобусы юл һәлакәтенә очраган

30 октябрь 2018, 13:08 , Фото: очевидцы

Чаллы үзәгендә маршрут автобусы юл һәлакәтенә очраган Авариядә зыян күргән хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Чаллының Тынычлык һәм Халыклар дуслыгы проспектлары чатында «Мазда», «Шкода» автомобильләре һәм «Форд Транзит» маршрут автобусы бәрелешкән.

Фотолардан күренгәнчә, авариядә транспорт чараларының барысына да җитди зыян килгән.

«Мазда»ның уң ягы ватылган, түбәсе изелгән һәм алгы тәгәрмәче төшкән. Маршрут автобусының ишеге изелгән һәм пыялалары ватылган. «Шкода»ның алгы бамперы, капоты һәм фаралары челпәрәмә килгән.

«Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, авариядә зыян күргән хатын-кызны Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10