ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сәламәтлек саклау министры Татарстанда үлем югары дәрәҗәдә дигән шикләрне таратты

30 октябрь 2018, 12:49 , Фото: архив/Михаил Захаров

Сәламәтлек саклау министры Татарстанда үлем югары дәрәҗәдә дигән шикләрне таратты Идел буе округында үлем буенча иң түбән күрсәткечләр, ә туу буенча иң югары саннар – Татарстанда.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республикада үлем күрсәткечләре югары дигән мәгълүматны кире какты. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.

“Кичә массакүләм мәгълүмат чараларында “безнең республикада үлем югары” дигән мәгълүмат таралды. Росстат мәгълүматлары буенча, быел 9 айда Идел буе федераль округында үлем буенча иң түбән күрсәткечләр - Татарстанда. Ул 11,7не тәшкил итә. Без бу күрсәткеч буенча Россиядә 25нче урында”, - диде министр.

  • 1 мең кешегә 11,7 үлем очрагы туры килә.

Марат Садыйков әйтүенчә, бүген туу кимесә дә, ун ай нәтиҗәләре буенча табигый үсеш күрсәткече 0,3гә тәңгәл. 

  • 2018 елның 9 аенда Татарстанда 34 994 мең сабый туган, 34017 кеше үлгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10