ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Киләсе елда Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк

30 октябрь 2018, 11:49 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов, Валерия Белова

Киләсе елда Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк 2012 елдан бирле авыл җирлегендә медицина тармагын модернизацияләү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

“Биш ел эчендә 413 ФАП төзелде, 1,5 меңгә якын ФАП ка капиталь ремонт үткәрелде. Быел 45 ФАП төзелде. Киләсе елда тагын 45 ФАП һәм 10 табиб амбулаториясе төзү планлаштырыла", - диде министр.

Марат Садыйков 2012 елдан бирле авыл җирлегендә медицина тармагын модернизацияләү буенча республика программасы гамәлгә ашырылуын искәртте.

Программаны гамәлгә ашыру өчен ел саен республика бюджетыннан 330 млн сум акча бүлеп бирелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10