ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыдагы гаражда янгын сүндергәндә бер кеше һәлак булган

30 октябрь 2018, 12:11 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чаллыдагы гаражда янгын сүндергәндә бер кеше һәлак булган Мәләкәс аръягы бистәсенең Славная урамындагы гаражда чыккан янгынны абыйлы-энеле ике ир-ат сүндермәкче булган.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда ут капкан гаражны янгыннан сакларга тырышканда, бер ир-ат һәлак булган, аның энесенең тәне пешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 22.44 сәгатьтә 112 бердәм номерына Мәләкәс аръягы бистәсенең Славная урамындагы 19нчы йортның гаражында янгын чыгуы турында мәгълүмат килгән.

Чакыру буенча килгән коткаручылар янгынны бик тиз сүндергән. Янган конструкцияләрне аралаган вакытта 55 яшьлек ир-ат мәетен тапканнар.

Гадәттән тыш хәл вакытында мәрхүмнең 52 яшьлек энесенең куллары пешкән. Ир-атны хастаханәгә озатканнар.

Янгынның мәйданы 24 квадрат метр тәшкил иткән. Башлангыч фаразларга караганда, фаҗига электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозганга килеп чыккан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10