ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Әкият” курчак театры Барнаул тамашачысына “Өч кыз” татар әкиятен күрсәтә

30 октябрь 2018, 10:45 , Фото: Театрның матбугат үзәге

“Әкият” курчак театры Барнаул тамашачысына “Өч кыз” татар әкиятен күрсәтә 2 - 5 ноябрь көннәрендә Алтай дәүләт курчак театры сәхнәсендә Татар дәүләт курчак театры гастрольләре үтә.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). “Әкият” курчак театры Алтай өлкәсе гастрольләренә татар халык әкияте буенча язылган “Өч кыз” спектаклен алып китте. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

2 - 5 ноябрь көннәрендә Барнаул шәһәренең Алтай дәүләт курчак театры сәхнәсендә Татар дәүләт курчак театры гастрольләре була. Тамашачы “Өч кыз” курчак спектакленнән тыш, «Хаврошечка» һәм «Цветик-семицветик» спектакльләрен дә күрә алачак.

Гастрольләр Татарстан Республикасы һәм Алтай өлкәсе Хөкүмәте арасындагы Килешү кысаларында уза. Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлектән тыш, документ мәдәни багланышларны да күздә тота.

“Бу гастрольләр тәҗрибә алмашу, яңа тамашачылар белән аралашу һәм, әлбәттә инде, коллективлар арасында иҗади элемтәләрне ныгыту”, - ди театр директоры Роза Яппарова.

Театр җитәкчелеге әйтүенчә, гастрольләр кысаларында Барнаулда яшәүче татарлар белән дә очрашулар каралган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10