ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкортстанда «Туй йоласы» фестивале оештыралар

30 октябрь 2018, 09:37

Оренбург өлкәсе һәм Татарстан Республикасыннан килгән фольклор коллективлары «Туй йоласы» фестиваленең кунаклары булачак.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). 1-2 ноябрьдә Башкортстанда беренче тапкыр узачак «Туй йоласы» фестивалендә республикада яшәүче халыкларның туй йолаларын күрсәтәчәкләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Фестивальдә халык иҗаты һәм борынгы гаилә традицияләренең байлыгын күрсәтүче туй йолалары белән таныштырачаклар. Чарада катнашучы барлык коллективлар көче белән туй йоласын ("Килен төшү", "Бишек туе") яңартачаклар.

Оренбург өлкәсе һәм Татарстан Республикасыннан килгән фольклор коллективлары «Туй йолаһы» фестиваленең кунаклары булыр дип көтелә.

Иҗат коллективлары, фольклор коллективлары җитәкчеләре һәм тикшеренүчеләр, үзешчән коллективлар, декоратив-гамәли сәнгать, халык һөнәрчелеге осталары республиканың Шаран районына җыелачак.

Фестивальдән соң «Туй йоласы» (сценарийлар, йолалар, җырлар, уеннар) җыентыгын нәшер итәчәкләр.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10