ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәйдә комсомолның 100 еллыгын билгеләп үттеләр

30 октябрь 2018, 02:00 , Фото: zainsk-rt.ru/

Зәйдә комсомолның 100 еллыгын билгеләп үттеләр Стендлар, экспонатлар аша комсомолның тулаем тарихын, шулай ук Зәй район комитеты, соңрак шәһәр комитеты эшчәнле тарихын күзаллау мөмкин иде.

(Зәй, 30 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан һәркайда тантаналар булып узды. Зәйдә яшәүчеләр дә комсомол мәктәбен узган берничә буын вәкилләре өчен оештырылган кичәдә очрашты. Бу турыда район басмасы яза.

Аңа яшь армиячеләр, студентларның төзелеш отрядлары әгъзалары, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте вәкилләре чакырылды. Туган як тарихын өйрәнү музее юбилей уңаеннан бай күргәзмә оештырды.

Стендлар, экспонатлар аша комсомолның тулаем тарихын, шулай ук Зәй район комитеты, соңрак шәһәр комитеты эшчәнле тарихын күзаллау мөмкин иде.

Кичәдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Александр Чапков район башлыгы исеменнән котлады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10