ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әгерҗе спортчылары Удмуртиядә узган кул көрәше ярышларында җиңде

30 октябрь 2018, 05:00 , Фото: agryz-rt.ru/news/sport-denjasinda/gere-sportchylary-udmurtiyad-uzgan-yaryshlarda-idelr

Әгерҗе спортчылары Удмуртиядә узган кул көрәше ярышларында җиңде Җиңүчеләргә медаль, Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

(Әгерҗе, 30 октябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Удмуртиянең Завьялово бистәсендә узган кул көрәше буенча ярышларда Удмуртия, Башкортстан, Татарстаннан – барлыгы ун команда катнашты. Бу турыда район газетасы яза.

Әгерҗе районы данын балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары яклады. 55 килога кадәр үлчәүдә беренче урынны Рузилә Шаһиева алды. 65 килога кадәр үлчәүдә Клавдия Плотникова да пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде.

Тренер Руслан Закиров 65 килога кадәр авырлыкта – икенче, 90 килодан югары үлчәүдә Дмитрий Владимиров – өченче.

Җиңүчеләргә медаль, Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10