ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Олы Әтнә мәктәбендә “Парламент дәресе”ндә Россия Дәүләт Думасы депутаты катнашты

30 октябрь 2018, 07:00 , Фото: atnya-rt.ru/

Олы Әтнә мәктәбендә “Парламент дәресе”ндә Россия Дәүләт Думасы депутаты катнашты Укучылар дәрестә актив катнаштылар, төрле илләрнең парламент тарихы, аларның төзелеше турында яхшы белүләрен күрсәттеләр.

(Әтнә, 30 октябрь “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Олы Әтнә мәктәбендә “Парламент дәресе”ндә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров катнашты. Бу турыда район газетасы сайты хәбәр итә.

Мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысы Ләлә Мөхәммәтшина укучыларына төрле илләрнең парламент тарихы, аларның төзелеше турында яхшы аңлаткан күрәсең – IX сыйныфлар дәрестә актив катнаштылар, бу өлкәдә яхшы ук белемле булуларын күрсәттеләр.

Ирек Зиннуров үзенең парламенттагы эшчәнлеге хакында сөйләде. Яңа гына парламент комиссиясе составында Европаның кайбер илләрендә йөреп кайткан. Дәүләт Думасының БДБ эшләре буенча һәм Евразия интеграциясе комитеты әгъзасы ул.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10