ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Балтач командасы картингчылар арасында зона ярышларында өченче урынны алды

30 октябрь 2018, 03:00 , Фото: baltaci.ru/

Балтач командасы картингчылар арасында зона ярышларында өченче урынны алды Кукмарада үткән зона ярышында Илназ Галимов беренче урынны алды.

(Балтач, 30 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Кукмарада картинг буенча зона ярышлары узды. Гомуми зачетта Балтач командасы өченче призлы урынга лаек булды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Биредә Лаеш, Мамадыш, Арча, Кукмара, Минзәлә һәм Балтачтан (ике команда) картингчылары катнашты.

Илназ Галимов – беренче, Айназ Закиров – икенче, Әмир Бариев дүртенче урын яулады. Тренерлары Рамил Кадыйровның тырышлыгы нәтиҗәсе дә бу.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10