ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Бердәм Россия” партиясенең Теләче җирле бүлеге 29нчы конференцияcен үткәрде

30 октябрь 2018, 00:00

“Бердәм Россия” партиясенең Теләче җирле бүлеге 29нчы конференцияcен үткәрде Партия әгъзаларына активлык күрсәтүләре өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

(Теләче, 30 октябрь, “Татар–информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов). Муниципаль район Советының утырышлар залында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлегенең 29 нчы конференцияcе булып үтте. Бу турыда район басмасы яза.

Конференция эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәкара бүлеге әгъзасы, “Кулланучылар хокукын яклау” иҗтимагый оешмасы рәисе Юлия Нигъмәтуллиналар катнашты һәм чыгыш ясады.

Конференция делегатлары соңгы көн тәртибе буенча 17 ноябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасында узачак “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәкара бүлегенең 28 нче съездына делегатлар сайладылар.

Анда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге Политсоветы Секретаре Илдус Зарипов һәм аның урынбасары Айрат Фәтхуллин катнашачак.

Соңыннан бертөркем партия әгъзаларына активлык күрсәтүләре өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, партия сафларына яңа керүчеләргә партия билетлары һәм күкрәк билгеләре тапшырылды.

Йомгаклау сүзе белән чыгыш ясап, ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлегенең киләчәк эшчәнлегенә зур ышаныч белдерде һәм алдагы эшләребездә уңышлар теләде, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10