ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы туры эфирда халык белән аралашачак

30 октябрь 2018, 09:00

Тапшыру барышында туры эфирга шалтыратып, һәркем борчыган соравын җиткерә ала.

(Әлмәт, 30 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  2 ноябрьдә “Альметьевск ТВ” телеканалында Шәһәр көне уңаеннан Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән туры элемтә уздырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Таттелеком” операторы белән килешү төзегән кулланучылар әлеге каналны пультның 22 нче, “МТС” операторыннан файдаланучылар 32 нче, башкалар 30 нчы төймәгә басып таба ала. 

Тапшыру барышында туры эфирга шалтыратып, һәркем борчыган соравын җиткерә ала.

Тапшыру 19.00 сәгатьтә башлана. Җирле халыктан шалтыратулар 29 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр 12.00-00.00 сәгатьләрдә 000 кайнар элемтә номерына, кесә телефоныннан 8(8553)000000 номерына кабул ителә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10