ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда яшәүче 500 кеше "Татарча диктант" акциясендә катнашты

29 октябрь 2018, 21:41

2017 елда Чаллы шәһәрендә татар теле буенча диктантны 300 кеше язган булган.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Быел Чаллыда "Татарча диктант"ны 500 кеше язды. Бу хакта Автоград мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татарча диктант» белем бирү акциясендә катнашучылар Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә җыелдылар. Диктант тексты итеп Гаяз Исхакый әсәреннән өзек алынды. Акциядә катнашучыларның күбесе биремне алдагы елларга караганда яхшырак башкаруларын белдерделәр.

2017 елда Чаллы шәһәрендә "Татарча диктан"та 300 кеше катнашты.

  • "Татарча диктант" акциясенең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә ала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10