ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әхмәт Садыйк Доган Россия-Төркия мөнәсәбәтләрендә Татарстан ролен билгеләп үтте

29 октябрь 2018, 20:30 , Фото: Михаил Захаров

Әхмәт Садыйк Доган Россия-Төркия мөнәсәбәтләрендә Татарстан ролен билгеләп үтте "Татарстан халкына чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм", - диде Төркиянең Казандагы Генераль консулы татар телендә.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген башкаланың Kazan Palace отелендә Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган республиканың төрле тармакларында хезмәт итүчеләрне тантаналы төстә кабул итте. Сәламләвендә консул Татарстанның Төркия белән Россия арасындагы хезмәттәшлек үсешенә зур өлеш кертүенә басым ясады.

"Татарстан халкына чын күңелдән өметемне белдерәм", - диде Әхмәт Садыйк Доган татар телендә.

Кичә Төркия республикасы оешуның 95 еллыгына багышланды. "Тантаналы кичәне шушы бинада оештыру - безнең өчен аеруча зур горурлык, чөнки бинаны Төркия инвесторлары яңартты", - диде консул.

  • Биш йолдызлы Kazan Palace Hotel Казанның Калинин урамында, элекке "Шамов хастаханәсе" дип аталган бинада урнашкан. Бина 1910 елда сәнәгатьче Яков Шамов акчасына төзелгән булган. Биредә озак еллар хастаханә булды. Төркия инвесторы "Полимекс" компаниясенә ул тузган хәлдә тапшырылган иде.

Тантаналы кичәгә Татарстан хөкүмәте исеменнән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова килде. "95 ел - ул бер гасырга биш кенә ел тулмаган дигән сүз. Безнең арада урнашкан туганлык мөнәсәбәтләре татарстанлыларга төрле мәсьәләләрдә Төркиянең уңай тәҗрибәсен кулланырга мөмкинлек бирә", - диде ул. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10