ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Дубайда Глобаль ислам икътисади саммиты ачылышында катнашачак

29 октябрь 2018, 19:27 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Рөстәм Миңнеханов Дубайда Глобаль ислам икътисади саммиты ачылышында катнашачак Республика башлыгының Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты Мөхәммәт бән Рашид Әл Мактум белән очрашуы планлаштырыла.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә 30 - 31 октябрь көннәрендә узачак Глобаль ислам икътисади саммитында чыгыш ясаячак. Бу хакта Татарстан Президентының Тышкы элемтәләр департаменты хәбәр итә.

Эш сәфәре кысаларында Татарстан Президентының Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Премьер-министры һәм оборона министры, Дубай идарәчесе шейх Мөхәммәт бән Рашид Әл Мактум, шулай ук Ислам үсеш банкы президенты Бандар Хаджар белән очрашуы ниятләнә.

Татарстан делегациясе составында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың зур предприятие җитәкчеләре бар.

2017 елда Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында товар әйләнеше 21,4 млн долларны тәшкил иткән. Шуның 14,4 млн доллары экспорттан, 7 млн доллар импорттан тупланган.

Хезмәттәшлектә перспектив юнәлешләр булып, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә "КАМАЗ”, “Казан вертолет заводы”, “КМПО”, “Казанькомпрессормаш”, “Түбән Кама нефть- химия” компанияләре продукциясен озату тора.

Татарстанда “ислам банкингы” өлкәсендә уртак инвестиция проектларын тормышка ашыру, шул исәптән Татарстан инвестиция мәйданнарына инвесторларны җәлеп итү өстенлекле юнәлеш булып тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10