ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Ләйсән Әбҗәлилова: Кластерлар үсеше форумы Татарстанның экспорт мөмкинлекләрен арттырачак

29 октябрь 2018, 19:12 , Фото: Султан Исхаков

Ләйсән Әбҗәлилова: Кластерлар үсеше форумы Татарстанның экспорт мөмкинлекләрен арттырачак Кече һәм урта предприятиеләр кайбер чыгымнарын 100 процентка кадәр федераль бюджет субсидияләре хисабына кайтара алачак.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Егор Никитин). Казанда узачак кластерлар үсеше халыкара конференциясе Татарстанның экспорт мөмкинлекләрен арттырачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә журналистларга “Иннокам” ассоциациясе вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова сөйләде.

Спикер төбәкләрдә экспорт мөмкинлекләрен арттыруга зур игътибар бирелүен әйтте.

“Татнефть”, КАМАЗ һәм КВЗ кебек зур экспортерларны барысы да белә. Шушы юнәлештә кече һәм урта бизнесны үстерергә кирәк. Конференциядә бу уңайдан Россия экспорт үзәге түгәрәк өстәле эшләячәк”, - диде ул.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм конкрет характерда булачагын да җиткерде. Мәсәлән, кече һәм урта предприятиеләр кайбер чыгымнарын 100 процентка кадәр федераль бюджет субсидияләре хисабына кайтара алачак. Анда транспорт чыгымнары, продукция сатуга булышу кебек чаралар каралган.

“Болар барысы да кече предприятиеләр өчен эшләнә. Зур бизнес үз продукциясен күптән экспортка җибәрә һәм аны ничек эшләргә кирәклеген белә”, - дип йомгаклады спикер.

Казанда “Кластерлар үсеше максатыннан хезмәттәшлек” халыкара конференциясе 31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр уза.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10