ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Мәгариф министрлыгы 2018-2019 уку елына мәктәп каникуллары көннәрен билгеләде

29 октябрь 2018, 18:38

Көзге каникул - 7 көн, кышкысы 14 көн булачак.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2018-2019 уку елында көзге, кышкы, язгы мәктәп каникуллары көннәрен тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Төрле уку йортында көзге каникул төрле вакытта була. Сәбәбе – һәр мәктәптә кабул ителгән укыту вакыты булу”, - диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Министрлык тәкъдиме нигезендә, көзге каникуллар 31 октябрьдән 6 ноябрьгә (җиде көн), кышкысы – 26 декабрьдән 2019 елның 8 гыйнварына (14 көн), язгы каникул 2019 елның 23 - 31 март көннәрендә (тугыз көн) булырга тиеш.

Моннан тыш, беренче сыйныфлар өчен өстәмә каникул 11 февральдән 17 февральгә кадәр (җиде көн) була.

“Җәйге каникул башлану вакыты уку йортының еллык уку календаре графигы нигезендә билгеләнә. Уку йорты министрлык тәкъдиме нигезендә яки башка срокларны билгеләүне укыту программасын раслаганда кабул итә”, - дип күрсәтелгән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10