ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Россия Президенты Владимир Путин Россия дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы Указны имзалады

29 октябрь 2018, 17:29

Хезмәт уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм озак еллар намуслы хезмәт иткән өчен бүләкләнүчеләр арасында Татарстан вәкилләре дә бар.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). РФ Президенты Владимир Путин субъектларда төп вазифаларны биләүче түрәләргә, авыл хуҗалыгы һәм башка тармак вәкилләренә Россия дәүләт бүләкләре тапшыру турында Указны имзалады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Федерациясе Президенты Указына 2018 елның 25 октябрьдә кул куелган һәм ул хокук мәгълүматы порталында басылып чыккан.

Хезмәт уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм озак еллар намуслы хезмәт иткән өчен бүләкләнүчеләр арасында Татарстан вәкилләре дә бар.

Александр Невский ордены белән Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров бүләкләнде. Дуслык орденына Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов лаек булды.

“Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медаленең II дәрәҗәсе белән Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Президенты Территорияләре белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов һәм Татарстан Президенты Эшләр буенча идарәче Мөслих Ситдыйков бүләкләнде.

Моннан тыш, Почет орденына Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов лаек булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10