ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Балтачта Гимназия көнендә укучылар кулга рәсем төшерде һәм массаж ясады

29 октябрь 2018, 23:00 , Фото: baltaci.ru/

Балтачта Гимназия көнендә укучылар кулга рәсем төшерде һәм массаж ясады Гадәти булмаган бу көн укучыларга да, укытучыларга да бик хуш килде.

(Балтач, 29 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Миләүшә Гафурова). Балтачның Карадуган авылында Гимназия көне үткәрелде. Икенче каттагы һәр кабинетта – берәр сыйныф укучыларының оешмасы булды, дип яза җирле басма.

Кайдадыр – чәч, кайдадыр – макияж, кайдадыр массаж ясыйлар. Гимназиянең директоры Гөлсинә Зарипованы: “Мондый бәйрәмне беренче тапкыр үздыруыбыз. Балалар бик канәгать, шундый күңелле!” – дип, шатланды ул.

Ике сумга билет алып, багучы янына кереп, үземне “якты киләчәк” көтәсенә ышанып, сөенеп чыктым. “Тату-салон”да, кызыл хна белән язып, 5 сумга татуировка ясаттым. Гадәти булмаган бу көн укучыларга да, укытучыларга да бик хуш килде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10