ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Алимент түләмәгән Әлмәт кешесен 12 тәүлеккә кулга алганнар

29 октябрь 2018, 15:39

Бу кеше ел ярым эчендә 200 мең сумнан артык әҗәт җыйган.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Әлмәт районында яшәүче 34 яшьлек гражданин О.га, баласына алимент түләмәгән өчен, 12 тәүлеккә административ арест билгеләнгән. Бу хакта Россия Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел ярым эчендә ир-атның бурычы 200 мең сумнан арткан. Аның рәсми эш урыны юк, тәртипсез тормыш алып бара. Әҗәтлене мәҗбүри рәвештә Әлмәт суд приставлары бүлегенә китергәннәр. Административ җаваплылыкка тартканнар. Суд аңа 12 тәүлеклек арест билгеләгән.

Башкарма производство ачылган көннән башлап, ике айдан артык акчаны  сәбәпсез килеш түләмәгәнгә, 150 сәгатьлек мәҗбүри эшләр яки 10-15 тәүлеккә административ арест җәзасы бирелә. Шулай ук, 20 мең сум күләмендә административ штраф каралган.

Административ җәзадан соң ике ай дәвамында алимент түли башламаган кешегә җинаять җаваплылыгы яный.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10