ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин Сирия мөфтиенең хәләл кибетләрне тәнкыйтьләвенә җавап бирде

29 октябрь 2018, 15:46 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Камил хәзрәт Сәмигуллин Сирия мөфтиенең хәләл кибетләрне тәнкыйтьләвенә җавап бирде Ул төрле илләрдә төрле вазгыять икәнлеген, һәр мөфтинең Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотуын, үз төбәген кайгыртып эшләвен җиткерә.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Instagram-дагы @Kamilhazrat рәсми битендә Сириянең Баш мөфтие Әхмәд Бәдр әд-Дин Хассунның Россия һәм республиканың хәләл туклану өлкәсен тәнкыйтьләвенә җавап бирде. Камил Сәмигуллин Сирия мөфтие хәләл туклану өлкәсенә җитәрлек мәгълүматларга ия булмыйча бәя биргән дигән фикердә.

  • Казанда булганнан соң Сирия мөфтие Мәскәүдә студентлар каршында чыгыш ясап, хәләл кибетләрне дингә ышанучыларның хисләре белән уйнау һәм төрле конфессия вәкилләре арасында ызгыш чыгару дип атады. Мөфтине Казан кибете киштәсендәге хәләл балык гаҗәпләндергән. "Озакламый хәләл йөзем җимеше белән әфлисун да күрербез", - дигән ул РИА Новостига. 

Ул Россиядә сертификациясез дә рөхсәт ителгән продуктларны хәләл дип маркалауны урынсыз дип әйтергә теләвен таный. Шул ук вакытта Сирия мөфтиенең хәләл җиләк-җимешләр турындагы сүзләрен фикерне тәэсирлерәк итеп җиткерү өчен кулланылган сәнгати күпертү дип әйтә. Бу чыгышның Сирия мөфтие авызыннан бик үк төгәл һәм дөрес яңгырамавын җиткерә.

"Без, Россия мөселманнары, дөньяви дәүләт шартларында яшибез, тәкъвалы булырга тырашабыз һәм гадәти супермаркет киштәләреннән алынган продуктларны кулланганда аеруча игътибарлы булырга мәҗбүрбез. Һәм хәтта әфлисунннарда “хәләл” билгесен күргәнсез икән, бу җиләк-җимешләрнең, шул исәптән әфлисунның да, шәригать буенча рөхсәт ителгән булуын гына белдерә", - ди мөфти. 

Ул төрле илләрдә төрле вазгыять икәнлеген, һәр мөфтинең Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотуын, үз төбәген кайгыртып эшләвен җиткерә. "Мин Сириядә хәләл турында фикер белдерергә тәвәккәлек итмәс идем, мин бит анда яшәмим. Фикхъ фәне безне һәр мөфти үз җирлеге өчен фәтвалар чыгара дип өйрәтә. Бөтен дөнья өчен уртак фәтва юк", - ди Камил Сәмигуллин.

Мөфти Татарстанда Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты эшләве хакында яза. Әгәр Сирия мөфтие республикадагы хәләл индустриянең концепциясе барлыгын белсә, аның күләмле һәм колачлы булуыннан гаҗәпләнер иде, дип саный мөфти. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10