ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда кызыл автобус шоферы рульдә аңын югалткан мизгел видеога эләккән

29 октябрь 2018, 15:36 , Фото: соцсети

Казанда кызыл автобус шоферы рульдә аңын югалткан мизгел видеога эләккән Юл-транспорт һәлакәте Казанга килү юлында – Горький шоссесында булган.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Казанда кызыл автобус шоферы, Горький шоссесы буйлап хәрәкәт иткән вакытта, рульдә аңын югалткан. Бу мизгел видеога эләккән. Кадрлар
социаль челтәрләрдә чыкты.

Автобус салонында һәм шофер кабинасында урнаштырылган видеокамера кадрларында күренгәнчә, ир-ат бер мизгелдә идәнгә егылып төшә, ә автобус трасса буйлап хәрәкәтен дәвам итә.

Бу автобус Залесный торак массивыннан Казанга таба барган

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10