ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда җиңел атлетика, ирекле көрәш һәм инвалид балалар өчен йөзү бүлекләре ачыла

29 октябрь 2018, 18:00 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казанда җиңел атлетика, ирекле көрәш һәм инвалид балалар өчен йөзү бүлекләре ачыла Спортның адаптив төрләре буенча бүлекләрне Татарстан башкаласының өч спорт мәктәбендә оештыру күздә тотыла.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Киләсе елда Казанда җиңел атлетика, ирекле көрәш һәм инвалид балалар өчен йөзү бүлекләре ачарга ниятлиләр. Бүген өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының 29нчы сессиясендә шул хакта билгеле булды.

Спортның адаптив төрләре буенча бүлекләрне «Атлетика» олимпия резервы спорт мәктәбендә, Вахитов районындагы спорт мәктәбендә һәм «Дельта» йөзү буенча олимпия резервы спорт мәктәбендә оештыру күздә тотыла.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова искәрткәнчә, Татарстан башкаласында Республика балалар-яшүсмерләр спорт-адаптация мәктәбе эшли, анда 131 кеше шөгыльләнә.

«Барлык муниципаль объектларда да махсус әзерлек узган инструкторлар бар. Алар инвалидларны күнегүләр үткәрелә торган урынга кадәр озата бара ала. Әмма аларның барысы да адаптив спорт һәм физкультура буенча тренерлар түгел», - дип ачыклык кертте Вострикова.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10