ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ноябрь бәйрәмнәрендә Казан музейларына керү бушлай булачак

29 октябрь 2018, 11:36 , Фото: архив/Рамиль Гали

Ноябрь бәйрәмнәрендә Казан музейларына керү бушлай булачак Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан башкаласында 80гә якын чара оештырылачак.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Халыклар бердәмлеге көнендә, 4 ноябрьдә, Казанның барлык музейларына керү бушлай булачак. Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Екатерина Әхмәтшина ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Казан» милли-мәдәни үзәге бәйрәм тарихына багышланган лекцияләр, презентацияләр һәм экскурсияләр оештыра. Муниципаль музейларда әдәби кичәләр һәм күргәзмәләр узачак. Шәһәрнең барлык музейларына да керү бушлай булачак», - диде ул.

Әхмәтшина Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Казанда 80гә якын чара оештырылачагын искәртте.

Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен беренче тапкыр 2005 елның 4 ноябрендә билгеләп үттеләр. Бәйрәм 1612 елда Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесенең Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итүе хөрмәтенә гамәлгә куелган.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10