ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан җылылык челтәрләре оешмасының яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр

29 октябрь 2018, 10:52 , Фото: metshin.ru

Казан җылылык челтәрләре оешмасының яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр Предприятиенең элеккеге баш инженеры Әсхәт Шаханов «Татэнерго» АҖ филиалы җитәкчесе булды.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Әсхәт Шаханов Казан җылылык челтәрләре («Татэнерго» АҖ филиалы) оешмасының яңа җитәкчесе итеп билгеләнде. Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә катнашучыларны аның белән таныштырды.

«Ул 12 ел дәвамында предприятиенең баш инженеры вазифасын башкарды. Гомумән алганда, ул предприятиегә 1989 елда килеп, барлык баскычларны (яшь белгечтән алып җитәкчегә кадәр) үтте. Аңа яңа вазифада уңышлар һәм җылылык белән тәэмин итүдә тоткарлыкларга юл куймавын теләп калабыз», - диде Метшин.

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10