ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чаллы курчак театры Екатерина II либреттосын сәхнәләштергән

29 октябрь 2018, 10:41 , Фото: Рузилә Мөхәммәтова

Чаллы курчак театры Екатерина II либреттосын сәхнәләштергән "Горебогатырь Косометович” трагикомедиясе “Алтын битлек” экспертларына тәкъдим ителде.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы курчак театры императрица Екатерина II либреттосы буенча спектакль чыгарды. Спектакльнең Казандагы беренче тамашачылары арасында “Татар-информ” хәбәрчесе дә бар иде.

Кичә Чаллы дәүләт курчак театры “Горебогатырь Косометович” трагикомедиясен Казанга алып килеп ябык форматта “Алтын битлек” экспертларына тәкъдим итте.

“Горебогатырь Косометович” – Чаллы курчак театрының режиссер Илгиз Зәйниев белән икенче эше. Беренчесе – “Сак-сок” бәете нигезендә куелган эше – “Алтын битлек” театр премиясе номинанты булган иде.

Чаллы дәүләт курчак театры директоры Зөһрә Митрофанова әйтүенчә, спектакльнең премьерасы 20 июльдә булган. Ул 16+ тамгасы белән өлкән тамашачыларны күздә тотып куелган. Театр бу спектакль белән фестивальләргә йөрергә ниятли.

Спектакль батырлыклар эзләп юлга чыккан Горебогатырьнең маҗараларын сурәтли. Әмма куркак егет берни дә башкарып чыга алмый. Аны озатып йөрүчеләргә батырлыклар турындагы хикәятләрне үзләренә уйлап табарга туры килә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10