ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанның «Салават күпере» торак комплексында педиатрлар офисы ачыла

29 октябрь 2018, 10:23 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казанның «Салават күпере» торак комплексында педиатрлар офисы ачыла Торак комплекста медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле кискен проблема декабрь аенда хәл ителәчәк.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Декабрь аенда Казанның «Салават күпере» торак комплексында педиатрлар офисы ачыла. Мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев шул хакта әйтте.

«Бүгенге көндә «Салават күпере» торак комплексында табиб-педиатр офисын оештыру юнәлешендә эш алып барыла. Әлеге этапта бизәкләү, су һәм җылылык белән тәэмин итү, видеокүзәтү системаларын монтажлау эшләре алып барыла. Боларның барысы да 15 миллион сумга төшәр дип көтелә», - диде Хәлфиев.

«Без бер участокны тулысынча комплектлаштырырга ниятлибез. Анда 800 балага хезмәт күрсәтеләчәк. Ихтыяҗ туган очракта, яңа табиб билгеләячәкбез», - диде ул журналистларга.

«Кояшлы шәһәр» торак комплексында да шундый ике медицина үзәге төзү күздә тотыла. Моның өчен проект-смета документлары төзелә, дип өстәде Хәлфиев.

Моңа кадәр «Салават күпере» торак комплексындагы балалар поликлиникасының Киров районындагы 4нче шәһәр балалар хастаханәсенең филиалы булачагы хакында сүз барган иде. Хәзер исә комплекста яшәүчеләргә Юдино бистәсендәге хастаханә педиатрларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10