ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тәслимә Низами “Татарча диктант” тексты үзе өчен җиңел булуын әйтте

29 октябрь 2018, 11:50 , Фото: Александр Эшкинин

Тәслимә Низами “Татарча диктант” тексты үзе өчен җиңел булуын әйтте Шагыйрә, композитор ире Иван белән беренче тапкыр “Татарча диктант”та катнашты.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Шагыйрә, композитор Тәслимә Низами өчен “Татарча диктант” тексты авыр булмаган. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Казан дәүләт медицина университетындагы мәйданчыкка Тәслимә Низами ире Иван белән килгән иде. “Татар телендә хаталар җибәрәмме икән, дигән уй туды башта. Ирем Иван белән киңәштек тә, ул минең башлангычымны хуплап каршы алды, “әйдә, өйдә ятканчы барыйк” диде. Ул да татар җанлы”, - диде.

Тәслимә Низами диктант язуда беренче тапкыр катнашканнарын әйтте. “Ә улым Германиядән ул диктантны ике тапкыр язган икән инде. “Татарча диктант” язу - үз милләтеңә, телеңә мөнәсәбәт. Телне саклап калу өчен мәйданга чыгып кычкыру гына түгел, үзеңнең үрнәгеңдә өлеш кертү кирәк”, - ди ул.

“Мин диктант тексты җиңел булды дип саныйм. Гаяз Исхакый тексты дигәч, иске сүзләр күп булыр дип курыккан идем. “5” легә язганмын дип өмет итәм”, - диде Тәслимә Низами. Ул мәктәптә татар теленнән тирән белем биргәннәрен, үзенең “5”кә генә укыганын әйтте.

Шагыйрә бүгенге язмаларга элекке, борынгы сүзләрне кертүгә каршы булуын белдерде. “Безнең хәзерге буын балалары аз укый. Элекке сүзләрне дә кертсәң, бөтенләй укыйсылары килмәячәк. Мин иске сүзләр кертелгән мәкаләләрне укымыйм хәтта”, - диде.

Тәслимә Низами “Татарча диктант” чарасының үзләре өчен үзенә күрә бәйрәм төсмере биргәнен әйтте. “Зур галим Фоат Галимуллины да күрдек. Ирем куанып, “мин шундый зур галим белән янәшә утырдым бит” дип канатланып кайтты”, - диде.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10