ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның Горький шоссесында кызыл автобус юл кырыена төшеп киткән

29 октябрь 2018, 09:27 , Фото: соцсети

Казанның Горький шоссесында кызыл автобус юл кырыена төшеп киткән Юл-транспорт һәлакәте Залесный торак массивы юнәлешендә килеп чыккан.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Горький шоссесында кызыл автобус юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Шаһитлар әйтүенчә, транспорт чарасы Залесный торак массивына таба хәрәкәт иткән. Авария Горький шоссесында — автозаправка станциясе янында килеп чыккан.

Кадрлардан күренгәнчә, автобусның алгы тәрәзәсенә зыян килгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, автобус йөртүче үзен начар хис итү аркасында идарәне югалткан.

Зыян күрүчеләр һәм юл һәлакәтенең сәбәпләре турында әлегә рәсми мәгълүмат юк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10