ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда "КАМАЗ" белән юл-транспорт һәлакәтендә Удмуртиядән гаилә һәлак булган

29 октябрь 2018, 08:18

Ире, хатыны һәм өч баласы - 10 яшьлек кызы һәм ике яшьлек игезәкләр фаҗига урынында үлә.

(Казан, 29 октябрь,"Татар-информ"). Татарстанның Әгерҗе районында юл-транспорт һәлакәтендә Удмуртиядән өч бала белән гаилә һәлак булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Песәй-Кырынды трассасының кырыгынчы километрында, Удмуртия белән Татарстан чигенә 60 метр барып җитмичә, Лада "КАМАЗ" га бәрелә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, «Лада» ның 32 яшьлек йөртүчесе һава шартларын һәм юл торышын исәпкә алмаган, куркынычсыз тизлек сайламаган,

Бәрелешү нәтиҗәсендә машина йөртүче, аның 30 яшьлек хатыны һәм өч баласы -10 яшьлек кызы һәм ике яшьлек игезәкләр -малай һәм кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10