ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Имамнар һәм мөфтият коллективы «Татарча диктант» язды

29 октябрь 2018, 07:25

"Татарча диктант" нәзарәттә беренче тапкыр узды.

(Казан, 29 октябрь,"Татар-информ").  27 октябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында имамнар һәм мөфтият коллективы «Татарча диктант» язды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Диния нәзарәтендә барлыгы 50 кеше татар телендә диктант язуда үзләрен сынап карады. Акциядә катнашучылар Исхакыйның «Көз» повестеннән өзек язды. Текстны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин укыды.

"Татарча диктант" нәзарәттә беренче тапкыр узды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10