ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан җырчылары иҗатташ дуслары Вәсимә Хәйруллинаны юбилее белән котлады

29 октябрь 2018, 09:00 , Фото: sarman-rt.ru

Казан җырчылары иҗатташ дуслары Вәсимә Хәйруллинаны юбилее белән котлады Вәсимә Хәйруллина 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

(Сарман, 29 октябрь, "Татар-информ", "Сарман" Зөлфия Шәрипова). Сарманның Чураш авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Вәсимә Хәйруллинага 75 яшь тулды. Шушы уңайдан аның иҗатына багышланган шигырь бәйрәме үткәрелде, дип яза җирле басма.

Россиянең атказанган укытучысы,  Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, күп китаплар, популяр җырлар авторы Вәсимә апаны күркәм юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде.

Шулай ук иҗатташ дуслары Илсөя Бәдретдинова, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, якыннары, хезмәттәшләре, авылдашлары һәм башкалар тәбрикләделәр һәм аңа озын гомер, иҗат уңышлары теләделәр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10