ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Мөслимле авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слетында хөрмәтләнде

29 октябрь 2018, 05:00 , Фото: Әлфинур Ногманова

Мөслимле авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слетында хөрмәтләнде Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар намуслы хезмәт куйган өчен район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

(Мөслим, 29 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районы “Намус” агрофирмасы уңганы Марсель Солтанов быел авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слетында хөрмәтләнде. Бу турыда район газетасы яза.

Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар намуслы хезмәт куйган өчен район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Марсель бу сезонда үзенә беркетелгән “МТЗ-1221” тракторында язын – ашлама, көзен комбайннан кагатларга шикәр чөгендере ташуда эшләде. Бүген Зәй шикәр заводына озатылучы татлы тамырны юдыру өчен су ташып тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10