ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Лениногорск китапханәсендә комсомолның 100 еллыгына багышланган кичә үтте

29 октябрь 2018, 01:00 , Фото: zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/zelenaya-roshcha-kitapkhansend-komsomolny-100-ellygyna-bagyshlangan-kich-tte-fotolar

Лениногорск китапханәсендә комсомолның 100 еллыгына багышланган кичә үтте Клуб әгъзалары барысы да заманында комсомол булган кешеләр.

(Лениногорск, 29 октябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). "Рябинушка" клубына йөрүчеләрнең чираттагы очрашуы иде ул. Бу юлы аны комсомол оешмасының 100 еллыгына багышладылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Клуб әгъзалары барысы да заманында комсомол булган кешеләр. Чыгыш ясаучылар күп булды, педагогик хезмәт ветераны Н. Сагдатуллинаның истәлекләре күңелләрне кузгатты.

“Без барыбыз да баштан пионер идек. Галстук урынына әни марля кисәге тапты һәм шуны кызылга буяды. Мин галстугым булу белән бик горурлана идем”, - диде ул.

Күп кеше үзләренең комсомол билетларын алып килгән иде. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылган иде, бик күп җырлар башкардылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10