ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзәндә яшәүче ханым кредит алу өчен мошенникларга 123 мең сум акча түләгән

29 октябрь 2018, 06:00 , Фото: архив

Яшел Үзәндә яшәүче ханым кредит алу өчен мошенникларга 123 мең сум акча түләгән Ханым алданганлыгын аңлап, полициягә гариза яза.

(Яшел Үзән, 29 октябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Лилиана Славкина). Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә 180 мең сум кредит алу өчен сайт аша онлайн-гариза биреп 126 мең сум акчасын югалткан хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Өч көн дәвамында ул мошенниклар ни куша, шуны үтәгән. Бу турыда җирле басма яза.

Алар аңардан страховкага дип тә, курьер хезмәтенә түләргә кирәк дип тә акча суырган. Зыян күрүче сүзләренә караганда, аңа фатирында ремонт ясап бетерергә акча бик кирәк булган, шуңа күрә үзенең соңгы акчаларын биреп, таныш-белешләреннән һәм туганнарыннан акча җыеп, ялган банкирлар хезмәтенә түләгән.

Ханым алданганлыгын аңлап, полициягә гариза яза.

Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесен ачыклау буенча чаралар үткәрә. Баштагы шалтыратуларның Мәскәү өлкәсеннән булуы ачыкланган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10