ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Фоат Галимуллин “Татарча диктант” татар теле үсеше өчен мөһим дип саный

29 октябрь 2018, 17:13 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Фоат Галимуллин “Татарча диктант” татар теле үсеше өчен мөһим дип саный “Диктанттан соң берәү миннән “Көз” әсәрен укып чыгарга телим, аның әсәрен каян алырга була” дип сорады”, - диде галим.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Фоат Галимуллин “Татарча диктант” татар теленә игътибарны арттыру өчен мөһим дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

Фоат Галимуллин үзе диктантны Казан дәүләт медицина университетында язды.

“Диктанттан соң берәү миннән “Көз” әсәрен укып чыгарга телим, аның әсәрен каян алырга була” дип сорады. Димәк, уңай нәтиҗәсе булуын күрәбез. Диктант халкыбызның үз теленә игътибарын юнәлтә”, - диде Фоат Галимуллин. 

  • КДМУда Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәреннән өзекне Казан шәһәренең И.Салихов исемендәге Ревматология үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган табибы Равия Мухина әйтеп яздырды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10