ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанга килүче самолетлар запас аэродромнарга төшкән

28 октябрь 2018, 17:06

Хәзерге вакытта “Казан” аэропортының очып китү һәм төшеп утыру полосасы кардан чистартылган, аэропорт штатлы режимда эшли.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Һава торышы начар булу сәбәпле, Казанга килүче өч самолетны запас аэродромнарга төшергәннәр. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына “Казан” халыкара аэропорты матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин сөйләде.

Юеш кар һәм көчле җил Татарстан башкаласына килүче  кайсыбер самолетлар расписаниесына йогынты ясаган. Аэрофлот” компаниясенең өч рейсы Түбән Новгород һәм Бигеш запас аэродромнарына төшкән.

Гадел Гатауллин сүзләренчә, сүз 1190, ИАЕ 4567 һәм UZB 697 рейслары турында бара.

“Әлеге өч рейстан кала калганнарга аэропорт ачык һәм расписание буенча штатлы режимда эшли”, - дип аңлатты аэропортның матбугат сәркатибе.

  • Кар яву сәбәпле, очып китү һәм төшеп утыру полосасын кардан чистарту өчен Казан” халыкара аэропорты вакытлыча ябылды, дип хәбәр иткән идек.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10