ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Синтез” ватерполчылары Мәскәүнең “Штурм-2002” командасын Казанда җиңде

28 октябрь 2018, 16:43 , Фото: Артур Шипилов

“Синтез” ватерполчылары Мәскәүнең “Штурм-2002” командасын Казанда җиңде Казан һәм Мәскәү өлкәсе командалары арасында икенче очрашу хуҗалар файдасына 15:3 исәбе белән төгәлләнде.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Артур Шипилов). “Синтез” ватерпол клубы Казанда узган матчта Мәскәү өлкәсенең “Штурм-2002” командасын 15:3 исәбе белән җиңде.

“Синтез” һәм “Штурм-2002” икенче уены да хуҗалар өстенлеге белән узды. Өченче чирекне 11:1 исәбе белән төгәлләделәр.

Уенның йомгаклау өлеше Казан командасы өстенлеге белән 15:3 исәбендә тәмамланды.

  • Кичә “Синтез” уенның икенче чирегендә “Штурм-2002”не 18 тупка өстенлек белән җиңгән иде

Казан командасы составында Лев Магомаев, Эмиль Зиннуров, Егор Васильев, Альберт Зиннәтуллин, Арслан Закиров, Владимир Нежинский, Искәндәр Хаҗиәхмәтов Алексей Рыжов-Аленичев яхшы уйнаулары белән аерылып торды.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10