(Буа, 28 октябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буа районы эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгьлүматларга караганда, серияле аккумулятор урлауларга нокта куелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Караклар – Яшел Үзән районыннан 24 һәм 25 яшьлек егетләр. Алар барлыгы 14 аккумулятор урлаганнар, бу “КамАЗ” автомобиле хуҗаларына 40 мең сумга якын зыян салынган дигән сүз. Егетләр суд карары нигезендә кулга алынган һәм барлык фактлар буенча үз гаепләрен таныганнар. Аларга карата җинаять эше кузгатылган.